Шушы көннәрдә, районыбызның иң актив укучылары - Ханова Миләүшә, Зәйнетдинова Ралинә, Гәрәева Айзилә, Вәлиуллина Аида «Костер» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында узган «Синең вакыт» РДШ активистларының республика сменасында катнаштылар.
Дүрт көн дәвамында алар республика районнарыннан килгән фикердәшләре белән аралашып, төрле мастер-классларда катнаштылар. Үзләре белән күп кенә яңа идеяләр, яхшы кәеф һәм уку елына җитәрлек энергия алып кайттылар.