Саба гимназиясенең актлар залында Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия штабы тарафыннан уздырылган Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган бәйгенең I этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләү узды. Әлеге бәйгедә 150 дән артык укучы катнашты. Бәйгедә катнашкан барлык укучылар рәхмәт хатлары белән, ә җиңүчеләр диплом белән һәм "Азимут" кибеттеннән сатып алыр өчен спорт товарларына сертификатлар белән бүләкләнделәр.