Россиядә ел саен бушлай ярдәм күрсәтү теләге арта бара, димәк, волонтерлар хәрәкәтенең киләчәге зур дигән сүз! Бүген волонтерлар-йөрәк һәм күңел кушуы буенча иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче төрле яшьтәге һәм карашлы кешеләр.
Бүген волонтерлык зур масштабларга ия булды һәм тормышыбызга ныклы үтеп керде. Саба районы волонтерлары төрле чаралар үткәрәләр, төрле акцияләрдә катнашалар, ветераннарга, пенсионерларга, инвалидларга, балаларга ярдәм итәләр, җәмәгать территорияләрен җыештыралар. Волонтерлар үз җилкәләрендә безнең район өчен күп кенә игелекле эшләр баршкара инде.
Волонтерлык-ул эш түгел, күңел ачу түгел, хәтта хобби да түгел, – бу тормыш позициясе.
Хөрмәтле волонтерлар!
Саба районы территориясендә тынычлык һәм иминлек хакына башкарган хезмәтегез, мохтаҗ кешеләргә ихлас ярдәмегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез.
Шулай ук ата-аналарга да рәхмәт белдерәсе килә, чөнки баланың бер генә башланган эше дә, аның җилкәсенә нык һәм ышанычлы гаилә булмаса, уңышлы булмаячак. Саба районының барлык волонтерларына эшләрендә зур уңышлар, яңа фикердәшләр һәм яңа мөһим эшләр телибез!