1 декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар декадасы старт алды. Интернатта төрле чаралар үткәрелә. Саба 1 нче номерлы " Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре мавыктыргыч концерт программасы белән булдылар, анда алар «әни бүләге»дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясадылар.. Инвалидлар декадасы кысаларында интернат–йортта атна дәвамында Саба районының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак төрле чаралар узачак.