ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлегеннән ике команда Саба муниципаль районының  2018-2019 еллар сезоны мини-футбол буенча чемпионатында катнаша. Сатыш командасы һәм Факел командасы (Мамалай авылы+ Бигәнәй авылы берләшкән). Кичә Факел командасының уены булды.  Уен үзәк район хастаханәсе командасын 7:0  җиңү исәбе белән тәмамланды.

Сатыш авыл җирлеге


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

4 декабрь көнне район мәдәният йортында Халык үзешчән коллективлары исемен раслау тантанасы булып узды:

- Халык хоры җитәкчесе Вәлиев Искәндәр 

- "Дулкын "халык бию ансамбле. Җитәкчесе Зарипова Айсылу

- "Нәүрүз "халык фольклор ансамбле. Җитәкчесе Имамиева Рәйсә

- Кече хор. җитәкчесе Исмәгыйлев Таһир

- "Голбакча" Ансамбле.  Җитәкчесе Имамиева Рәйсә

Судьялар кәнәфиен алдылар: 

- Гатауллин Риф Хоббул улы-композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

- Яфарова Лилия Гаделшевна-хореограф-куючы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе

4 декабрь көнне Явлаштау авылы ак калфакчылары  үзләрендә сөлге бәйрәме уздырдылар.

Кичә, 3 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.

Бү атнада Саба районы Әзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында һәр группада Әниләр бәйрәме үткәрелде.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәрдаим уен бүлмәсендә социаль яктан авыр хәлдә калган, күп балалалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикле гаиләләрнең балалары һәм район мәктәпләрендә укучы балалар белән индивидуаль һәм күмәк төркемнәрдә  төрле консультатив һәм профилактик эшчәнлек алып баралар.

Олы Нырты авыл җирлеге  Завод Нырты авылында, яшь белгечләр өчен арендалы торак төзү дәвам итә. Төзелеш эшләрен Балык Бистәсенең «Универсалстрой» алып бара.

ИП Нәбиуллин И. Ф. үз эшен 26.01.2011 елдан алып бара.

Эшчәнлекнең төп төрләре:

- металл эшләнмәләр ясау (ишекләр, капка, аркалар, коймалар, теплицалар, перила, балалар мәйданчыклары, бәдрәфләр, мангаллар, баскычлар, откослар һәм башкалар);

 - махсус техника арендасы хезмәтен күрсәтә. (камаз-сельхозник, камаз-манипулятор, экскаватор);

- шиномонтаж хезмәте күрсәтә;

- төзелеш материаллары кибете;

- брусчатка, бордюралар, кова;

- проект-смета документларын әзерләү.

 Штатта 13 кеше эшли.

2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы күләме - 11 163 сум тәшкил итә.

Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча (конвертлы түләү системасы, эш бирүче хезмәткәрләре белән хезмәт килешүләре төземичә хезмәт эшчәнлеген алып бару) гражданнар мөрәҗәгать итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International