ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба муниципаль районының "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләр өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы инвалидларга азык-төлек пакетлары өләштеләр.

29 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл ветераны Хамидуллина Роза Мингали кызы билгеләп үтте.  Туган көне белән  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Халыкны социаль  яклау идарәсе начальнигы М.М.Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге сәркәтибе Р.Р. Гильмутдинов тәбрикләде.

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер төзү эшләре дәвам итә. Җирлектә буенча олы юл буйларында урнашкан күперләрне кардан чистарту эшләре башкарылып тора. Әниләр көне уңаеннан мәктәп, ясле, мәдәният йортларында бер-бер артлы чаралар үтте. 26 ноябрьда Мингәр башлангыч мәктәбендә китапханәче Загирова Л. татар шагыйре Ш.Галиевның 90-еллыгына багышланган “Җирдә безгә ни кирәк?” дигән әдәбият сәгате үткәрде. "Тимершык авыл җирлеге"

Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә иске терлекчелек фермалары сүтелде.- Олы Кибәче авыл җирлеге


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

30 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә әниләр көне уңаеннан “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырды. Әлеге чараның төп максаты – халыкны китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханә татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган әдәби әсәрләренә багышланды, чарада катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында язучыларыбызның әсәрләрендә чагылдырылган ана образына тукталып, өзекләр укылды, матур җырлар башкарылды, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Чара килгән һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калды.
Әдәби кунакханәдә якташ язучыбыз Гөлсинә апа Галимуллина да катнашты. Китап укучылар Гөлсинә апага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бүген Югары Симет  “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек торкеме балалары узләреннән кечкенә иптәшләренә  Юл йору иминлеге нигезләрен уз эченэ алган  “Сәяхәтче Сертотмас  урдәккә ияреп”  дип исемләнгән әкият тамаша күрсәттеләр.

2018 нче елның 1 нче декабрендә Тимершык мәктәбе базасында 2006-2007 нче  елгы, 2008 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар,  кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. 

30 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә  Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә әниләр көне уңаеннан “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханә уздырды. Әлеге чараның төп максаты – халыкны китап укуга җәлеп итү. Әлеге кунакханә татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган әдәби әсәрләренә багышланды, чарада катнашучылар  татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында язучыларыбызның әсәрләрендә чагылдырылган ана образына тукталып, өзекләр укылды, матур җырлар башкарылды, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.Юлбат авыл җирлеге.

1нче декабрь кичендә Шекше мәдәният йортында "Җирне сөйгән ир солтаны" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Саба районы ветераннар советы һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы башлангычы белән оештырылган бу чарада күп еллар "Ирек" колхозы белән җитәкчелек иткән, әлеге хуҗалыкны алдынгылар дәрәҗәсенә күтәргән, 70 ел гомеренең 42 елын Җир-анага хезмәт итүгә багышлаган, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне исеменә лаек булган райондашыбыз Раиф Сәмигулла улы Шиһабиев хөрмәтләнде. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә элеккеге хезмәттәшләре, аннан игелек күргән Шекше җирлеге халкы, дуслары, якыннары җыелды. Хатирәләр яңарды, истәлекләр кузгалды,сәхнәдән юбилярга багышланган тәбрикләүләр, җырлар яңгырады, биюләр куелды. Нык куллы, туры сүзле, төпле фикергә ия, акыллы, кешелекле җитәкче булган Раиф Шиһабиев. Аның бу сыйфатларын сәхнәгә күтәрелгән һәркем ассызыклап үтте, аңа ихлас теләкләрен ирештерде. Юбиляр үзе дә сүз алып хезмәт елларында булган истә калырлык вакыйгалар турында сөйләде, соңыннан кичәне оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга үзенең тирән рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.

     2018нче елның да соңгы ае – декабрьгә аяк бастык. Бу көннәрдә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре район үзәгендә урнашкан мәйданда Яңа ел чараларына әзерлек эшләре алып баралар. Саба шәһәр җирлеге. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International