30 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы белән берлектә әниләр көне уңаеннан “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханә уздырды. Әлеге чараның төп максаты – халыкны китап укуга җәлеп итү. Әлеге кунакханә татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган әдәби әсәрләренә багышланды, чарада катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында язучыларыбызның әсәрләрендә чагылдырылган ана образына тукталып, өзекләр укылды, матур җырлар башкарылды, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Чара килгән һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калды. Әдәби кунакханәдә якташ язучыбыз Гөлсинә апа Галимуллина да катнашты. Китап укучылар Гөлсинә апага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Юлбат авыл җирлеге.