2 сентябрь көнне Олыяз авыл китапханәсендә танылган татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган "Татар әдәбияты ханы" исемле чара узды. Китапханәче укучыларны язучының гаиләсе һәм балачагы белән таныштырды, аның тормышы һәм Мәскәүдәге, Казандагы эшләре, Габдулла Тукай белән дуслыгы турында сөйләде. Әмма, күп кенә бөек кешеләр кебек, Әмирхан да озак яшәмәгән. 40 яшендә ул вафат була. Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан 21 яшендә паралич суккан, әмма физик хәле аның ихтыяр көчен сындырмаган, бары тик күңелен һәм холкын чыныктырган. Чарага әзерләнгән китап-иллюстратив күргәзмә балалар арасында уңыш казанды. Чара азагында балалар үзләренең укылган әсәрләреннән өзекләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык балалар да укудан һәм аралашудан зур ләззәт алдылар! Ахырда балалар шатланып рәсем ясарга, уйнарга, журналлар, китаплар карарга калдылар.