Кыш - елның тылсымлы вакыты, мавыктыргыч уеннар һәм саф һавада күңел ачулар өчен менә дигән сезон. Кышкы күңел ачулар балаларга гадәттән тыш шатлык кына китереп калмый, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә файда китерә. 2 гыйнварда Иштуган авылы мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Күңелләргә салкын комачауламый” дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп уеннарда уйнадылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Чара дусларча җылы атмосферада узды.