“Татарстан Республикасының Бадминтон өметләре” ярышының муниципаль берәмлекләр арасындагы 4 нче зона этабы

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 нче елның 1 нче декабрендә Тимершык мәктәбе базасында 2006-2007 нче  елгы, 2008 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар,  кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды.  Әлеге ярышларның максаты һәм бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау,  яхшы спортсменнарны ачыклау.

Әлеге ярышларда Саба, Теләче, Кукмара Балтач районнарыннан спортсменнар  көч сынашты. “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче малайлар һәм кызлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

2006-2007 нче елгы малайлар арсында ярыш нәтиҗәләре:

1 урын – Хадиев Ильназар (“Сабантуй”спорт мәктәбе)

2 урын – Мухаметзянов Камиль (“Сабантуй”спорт мәктәбе)

3 урын – Гаянов Илюс (“Сабантуй”спорт мәктәбе).

2006-2007 нче елгы кызлар  арсында:

1 урын – Мөхәмәтшина Рәзилә (Теләче)

2 урын – Сәмигуллина Алинә (Кукмара)

3 урын – Мөхәмәтгалиева Азалия ( Балтач).

2008 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар арсында:

 1 урын – Хәйретдинов Ибраһим (Теләче)

 2 урын – Равилин Адель (“Сабантуй” спорт мәктәбе).

 3 урын –   Габдулманов Данияр (“Сабантуй” спорт мәктәбе).

2008 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арсында:

1 урын – Загриева Алия  (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын – Фатыйхова Зифа (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Рахматуллина Амина (“Сабантуй” спорт мәктәбе).

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International