ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле юристлар!

   Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

   Юрист булу - зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Бу һөнәр ияләре гаделлек идеяләрен, тантана һәм закон өстенлеген тормышка ашыралар. Законнарның төгәл һәм танылмаган үтәлеше, дәүләт, бизнес, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау нәкъ менә сездән тора. Бу сезнең һөнәри эшчәнлегегезгә карата махсус әхлакый, этик таләпләр куя. Сезгә ирек, гаделлек һәм демократиянең югары идеалларын яклау, гражданлык җәмгыятен төзүгә үз өлешен кертү-зур миссия йөкләнгән.

   Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, актив гражданлык позициягез, мактауга лаеклы абруегыз алга таба да дәүләттә тотрыклылык һәм хокук тәртибен ныгыту нигезе булыр дип ышанабыз.

   Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез!

“Сәламәтлек - зур байлык”

 

 

 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында  1 декабрьдэ »Аналар коне» багышланган бэйрэм узды.

 Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу - мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Бэйрэмдэ барлык балаларда   актив катнашты.Бэйрэм бик кунелле утте.

 

   Халыкара инвалидлар көне 3 декабрьдә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1992 елда узган кырык җиденче сессиядә билгеләнгән иде. Шул ук вакытта оешма БМОга кергән дәүләтләрне, инвалидларның иҗтимагый тормышка интеграциясенә ярдәм итү өчен, төрле чаралар уздырырга чакырды. Әлеге истәлекле датага Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1983 елда старт алган дистәләрчә инвалид килде. 

   Бәйрәм, беренче чиратта, кешеләрнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итүгә, бу кешеләрнең социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышында катнашуына, аларның хокукларын һәм абруен яклауга юнәлдерелгән. 

   Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне берләштерә! Без бу вакыйганы сезнең өчен бәйрәм итәргә телибез, аның барышында сез үзегезнең көчле якларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә аласыз. Инвалидлык-бу бары тик тән торышы гына. Сезнең алда баш иябез!


2
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

1 декабрь көнне Лесхоз урта мәктәбе коллективы, мәдәният хезмәткәрләре , балалар бакчасы балалары белән берлектә әниләр көненә багышланган концерт күрсәтте. Концерт тамашачыларга бик ошады, чыгышларны көчле алкышларга күмделәр.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

1 нче декабрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында «Музыкаль Форсаж» дип исемләнгән Халыкара балалар - яшүсмерләр фестиваль - конкурсы булып узды. Бүген Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано дуэты бу конкурста чыгыш ясады. Мифтахова Алинәне, укытучы Зәйнетдинова Зилә Зариф кызы һәм Миңнегулова Алсу, укытучы Хафизова Чулпан Фәнис кызын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Дуэт 3 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады.

30 ноябрь конне Юлбат авылында энилэр коненэ багышланган "Эдэби манзара" эдэби кунакханэсе  уткэрелде. 

Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лигасының ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

29 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән «Сезон ачабыз! Сезон ачабыз! Килегез, күрегез, безнең белән көлегез!» − дип исемләнгән Әниләр көне һәм сезон ачылуга багышланган концерт булды. Кичәне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы − А.Н.Гәрәев ачып җибәрде. Концерт дәртле биюләр, матур җырлар һәм чәнечкеле мизгелләр белән үрелеп алып барылды. Тамашачылар чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмде.

Быел Килдебәк авыл җирлегенә кергән Туктар авылында модульле фелдьшер-акушерлык пункты төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International