Быел Килдебәк авыл җирлегенә кергән Туктар авылында модульле фелдьшер-акушерлык пункты төзелде. Модульле фелдьшер-акушерлык пункты Азнакай Нефтемаш заводында эшләнә һәм аны Туктар авылында монтажлау эшләрен дә әлеге оешма башкарды. Бүгенгесе көндә ФАП эшләнеп бетеп медицина һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителгән. Якын көннәрдә ФАПка җылы җибәрү мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш. Шулай итеп, Туктар, Мәртен авыллары халкы яңа елда медицина хезмәтләрен яңа һәм заманча җиһазландырылган модульле фелдьшер-акушерлык пунктында алачак.
Килдебәк авыл җирлеге.