Концерт «Сезон ачабыз! Сезон ачабыз! Килегез, күрегез, безнең белән көлегез!»

2018 елның 30 ноябре, җомга

29 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән «Сезон ачабыз! Сезон ачабыз! Килегез, күрегез, безнең белән көлегез!» − дип исемләнгән Әниләр көне һәм сезон ачылуга багышланган концерт булды. Кичәне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы − А.Н.Гәрәев ачып җибәрде. Концерт дәртле биюләр, матур җырлар һәм чәнечкеле мизгелләр белән үрелеп алып барылды. Тамашачылар чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International