1 нче декабрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында «Музыкаль Форсаж» дип исемләнгән Халыкара балалар - яшүсмерләр фестиваль - конкурсы булып узды. Бүген Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано дуэты бу конкурста чыгыш ясады. Мифтахова Алинәне, укытучы Зәйнетдинова Зилә Зариф кызы һәм Миңнегулова Алсу, укытучы Хафизова Чулпан Фәнис кызын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Дуэт 3 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады.