1нче декабрь кичендә Шекше мәдәният йортында "Җирне сөйгән ир солтаны" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Саба районы ветераннар советы һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы башлангычы белән оештырылган бу чарада күп еллар "Ирек" колхозы белән җитәкчелек иткән, әлеге хуҗалыкны алдынгылар дәрәҗәсенә күтәргән, 70 ел гомеренең 42 елын Җир-анага хезмәт итүгә багышлаган, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне исеменә лаек булган райондашыбыз Раиф Сәмигулла улы Шиһабиев хөрмәтләнде. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә элеккеге хезмәттәшләре, аннан игелек күргән Шекше җирлеге халкы, дуслары, якыннары җыелды. Хатирәләр яңарды, истәлекләр кузгалды,сәхнәдән юбилярга багышланган тәбрикләүләр, җырлар яңгырады, биюләр куелды. Нык куллы, туры сүзле, төпле фикергә ия, акыллы, кешелекле җитәкче булган Раиф Шиһабиев. Аның бу сыйфатларын сәхнәгә күтәрелгән һәркем ассызыклап үтте, аңа ихлас теләкләрен ирештерде. Юбиляр үзе дә сүз алып хезмәт елларында булган истә калырлык вакыйгалар турында сөйләде, соңыннан кичәне оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга үзенең тирән рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.