Тимершык авыл җирлеге хәбәрләре.

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер төзү эшләре дәвам итә. Җирлектә буенча олы юл буйларында урнашкан күперләрне кардан чистарту эшләре башкарылып тора. Әниләр көне уңаеннан мәктәп, ясле, мәдәният йортларында бер-бер артлы чаралар үтте. 26 ноябрьда Мингәр башлангыч мәктәбендә китапханәче Загирова Л. татар шагыйре Ш.Галиевның 90-еллыгына багышланган “Җирдә безгә ни кирәк?” дигән әдәбият сәгате үткәрде.  "Тимершык авыл җирлеге"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International