4 декабрь көнне Явлаштау авылы ак калфакчылары үзләрендә сөлге бәйрәме уздырдылар. Күңел җылысын салып чиккән берсеннән берсе матур сөлгеләр күргәзмәсе һәркемдә соклану хисләре уятты. Халкыбыз тормышының аерылгысыз бизәге булган сөлгеләрнең һәр авылда үз остасы бар. Явлаштау осталары үзләренә кунакка күрше - тирә авыллардан чигү осталарын чакырдылар. Резеда ханым бизәкләрне тукымага төшерү, җепләр сайлау буенча башкаларга чын остаханә уздырды. Сабантуйга, "Саба сөлгесе" бәйгесенә әзерлек эшләрен районыбыз ак калфакчылары менә шулай алып баралар.