Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

 2018 елның 4 декабрендә Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда МПП ЖКХ - КУЛЬТУРА командалары очрашты. Уен МПП ЖКХ командасы файдасына 7-4 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда ФАКЕЛ-ЦРБ командалы уйнады, уен ФАКЕЛ командасы файдасына 7-0 исәбе белән тәмамланды. Көннең өченче уенында ДУСЛЫК-ЯШЕН командалары очрашты. Матчның нәтиҗәсе 12-1 ДУСЛЫК командасы файдасына.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International