Кичә, 5 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.
Мичән авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләрендә Әниләр көненә багышланган чаралар узды. Чарада катнашучылар яраткан әниләргә багышлап матур җырлар җырладылар, биеделәр, йөрәк түрләреннән чыккан җылы теләкләрен теләделәр. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. “ Мичән авыл җирлеге”
4 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Чиккән сөлгем-кунел көзгесе" дигән мастер класс утте. Мастер- классны, сөлгене крестлап чигу буенча авылнын оста чигучесе Резеда Ваисова уздырды.
3 декабрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан инвалидлар декадасына багышланган чара үткәрделәр.
2-декабрь конне Эзмэ мэдэният йортында "Халыкара инвалидлар коне" унаеннан момкинлеклэре чиклэнгэн балалар белэн рэсем конкурсы уткэрелде, "Мин кояш ясыйм" дип исемлэнгэн стенгазета чыгарылды. Соныннан балалар чэй остэле артына чакырылды хэм аларга истэлекле булэклэр тапшырылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегенең "Шытсу" мини-футбол командасы район Чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез.
Кеше үз тирәлегендә төрле-төрле халык белән очраша. Алар арасында үзләрен кайгыртырга сәләтсез кешеләр дә очрый, аларга ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, алар хөрмәткә лаек. 5 декабрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Инвалидлар декадасы кысаларында, Саба интернат-мәктәбендә сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән уен программасы үткәрделәр. Чара барышында конкурслар һәм, әлбәттә, бәйгеләр дә үткәрелде. Клоунесса Чупа һәм клоун Чупс балалар белән күңелле биюләр оештырдылар, клоунадаларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар "Күңелле эстафеталар”, “Әкиятләр дөньясында”, “Оранжевая дискотека" кебек бәйгеләрендә көч сынашты. Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.
2018 елның 4 декабрендә Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте.
Саба гимназиясенең актлар залында Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия штабы тарафыннан уздырылган Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган бәйгенең I этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләү узды. Әлеге бәйгедә 150 дән артык укучы катнашты. Бәйгедә катнашкан барлык укучылар рәхмәт хатлары белән, ә җиңүчеләр диплом белән һәм "Азимут" кибеттеннән сатып алыр өчен спорт товарларына сертификатлар белән бүләкләнделәр.
КФХ “Мөхәммәтшин З. З." фермасында ҖЧҖ "АГРОРОБОТ" эше белән танышу экскурсияләре уза.