«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Кеше үз тирәлегендә төрле-төрле халык белән очраша. Алар арасында үзләрен кайгыртырга сәләтсез кешеләр дә очрый, аларга ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, алар хөрмәткә лаек. 5 декабрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Инвалидлар декадасы кысаларында, Саба интернат-мәктәбендә сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән уен программасы үткәрделәр. Чара барышында конкурслар һәм, әлбәттә, бәйгеләр дә үткәрелде. Клоунесса Чупа һәм клоун Чупс балалар белән күңелле биюләр оештырдылар, клоунадаларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар "Күңелле эстафеталар”, “Әкиятләр дөньясында”, “Оранжевая дискотека" кебек бәйгеләрендә көч сынашты. Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International