Декабрь аена керү белән инвалидлар декадасы башланып китте. Әлеге декада җәмгыяткә , мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игьтибар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеге хакында искәртеп тора.
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Изгелек өләшик” дип исемләнгән акция оештырдылар. Алар авылда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән апа-абыйларның, әби-бабайларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәрделәр.