Явлаштау авыл җирлегендә торак пунктларны тозекләндерү буенча
2018 елда башкарган эшләргә нәтиҗә ясалды
Иштуган балалар бакчасында Раштуа көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Кече Шыңар мәдәният йортында “Ак буран” дип аталган уен программасы уздырылды. Кышкы күренешләр турында викторина сорауларына җавап тапкач, балалар төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар.
6 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында «Исәнме,Яңа ел» дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм Убырлы килде.Балалар бик теләп Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр,төрле кызыклы уен,конкурсларда катнаштылар.Соңыннан Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен өләште.Бәйрәм күңелле үтте.
2019 елның 6 гыйнварында Иске Икшермә авыл җирлегендә Иске Икшермә авыл җирлеге һәм Саба тәрәзәләре командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узды. Аларга 2018/19 еллар сезоның мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында уңышлар телибез.
Яңа ел каникулларында Югары Симет авылында “Симет яшьләре призына” ир-егетләр арасында волейбол уены узды. Югары Симет авыл җирлеге.
Набиуллина Хәдичә Вәли кызы 1929 елның 5 гыйнварында Саба районы Олы Шыңар авылында туган.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән "куркынычсызлык мәктәбе" дигән социаль технология буенча ачык дәрес үткәрелде. Ачык дәреснең кунаклары Абдреева Ю. И., Вәлиева А. А., Чигарова И. И., Хуҗин М. М. иде.
Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр алдында көнкүреш һәм тормыш кыенлыклары килеп чыга, алар белән һәрчак аңлашып булмый. Моннан тыш, пенсионерларга мошенникларның корбаны булмасын өчен өстәмә белем кирәк.Өлкән яшьтәге кешеләр кайвакыт белми, ә еш кына оныталар көнкүрештә куркынычсызлык гади чаралар турында. Хәзерге вакытта янгын куркынычы, көнкүреш газы шартлау һәм башка гадәттән тыш хәлләр белән бәйле проблемалар, шулай ук шәхси куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләр бик актуаль.
Еш кына өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар көнкүрештә бәхетсезлек очраклары, шулай ук әлеге категориядәге затларның ышанучанлыгыннан файдаланучы җинаятьчеләрнең гамәлләре корбаннары булалар.
Нәкъ менә шушы төркем өчен «өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе»программасы эшләнгән.
Ул үз эченә хәзерге җәмгыять шартларында һәр кешенең яшәеше белән бәйле төп мәсьәләләрне ала.
Бүген МБМБУ “Килдебәк “Кояшкай” балалар бакчасының музыка залында “Кышкы могҗизалар” дип аталган күргәзмә оештырылды.
7 гыйнвар көнне «Сабантуй "балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында «Яңа ел әкияте» дип аталган костюмлаштырылган тамаша булды.