Бүген МБМБУ “Килдебәк “Кояшкай” балалар бакчасының музыка залында “Кышкы могҗизалар” дип аталган күргәзмә оештырылды.

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген  МБМБУ “Килдебәк “Кояшкай”  балалар бакчасының музыка залында “Кышкы могҗизалар” дип аталган күргәзмә оештырылды.

Яңа ел бәйрәмнәренә без үзебезнең әти-әниләргә “өй эше” биргән идек: бала белән бергәләп, “Кыш” темасына кул эше әзерләү. Төрле формадагы, материалдагы, зурлыктагы кул эшләре ясау, һәрбер баланың өендә үткәрелде. Нәтиҗәсе искитмәле: бар нәрсә матур, ихлас күңел белән ясалган!

Яңа ел күргәзмәсен оештыруда актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да Сезнең белән бергә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International