ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Нургали Минниханов исемендәге мәчет белән берлектә балалар белән саф һавада күңелле уеннар үткәрделәр. Балаларга тәмле пылау пешерелде, кайнар чәй эчтек, аннары балалар белән бергәләп җомга намазын тыңладык. Балаларга бик кызыклы булды, алар канәгать калдылар. Соңыннан алар барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.
 

Кичә 2019 елның 10 гыйнварында Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча чемпионаты уеннары узды.

2019 елның 9 гыйнварында  автоном коммерцияле булмаган ”Балкыш”-(Сияние) тернәкләндерү үзәге үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә җирлекнең барлык учреждениеләрендә дә бәйрәм чаралары узды. Мәдәният йортларына әкиятләр, мәзәкләр, күңелле конкурслар яратучы өлкәннәр һәм балалар җыелган иде. Бәйрәм тамашаларында күңелле конкурслар үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Мичән авыл җирлеге башлыгы барлык мәдәният йортларында да бәйрәм белән котлады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Авыл хуҗалыгында эшләгән гражданнарга пенсия законнары яңалыклары

2018 елның 10 гыйнварында Нәбиуллина Нурсама Миннегали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

7нче гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н  hәм  Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Г. Ш. катнашында терлекчелекнең эш нэтиҗәләре буенча семинар үткәрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Явлаштау авыл  җирлегендә торак пунктларны тозекләндерү буенча

2018 елда  башкарган эшләргә нәтиҗә ясалды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Иштуган балалар бакчасында Раштуа  көненә багышланган бәйрәм  чарасы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кече Шыңар мәдәният йортында “Ак буран” дип аталган уен программасы уздырылды. Кышкы күренешләр турында викторина сорауларына җавап тапкач, балалар төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International