Иштуган балалар бакчасында Раштуа көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.Бу бәйрәм кешелеклелек, матурлык, зирәклек чыганагы. Әлеге бәйрәмнең максаты- балаларны рус халык бәйрәмнәре, йолалары, уеннары ,җырлары, багулары белән таныштыру.Бу чарада тәрбиячеләр балаларга бәйрәмнең тарихы,Яңа елга ни өчен чыршы бизәүләре турында сөйләделәр.
Балалар янына төлке, кәҗә, аю, Кыш бабай белән Кар кызы һәм Дуняша килде.Алар раштуа җырлары җырладылар, балалар белән чыршы тирәли әйләнделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм бик күңелле узды. Тәрбиячеләр уен формасында балаларга тышкы матурлык кына түгел ,ә яхшылык , кешелеклелек турында аңлаттылар.Барлык катнашучылар тылсым һәм әкият дөньясына чумдылар.Мондый чаралар балаларның халык гореф-гадәтләре, йолалары турында белемнәрен арттыра, халык җырлары , уеннарына кызыксыну уята.