Юбилярга 90 яшь.

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

    2018 елның 10 гыйнварында Нәбиуллина Нурсама Миннегали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурсам апа тумышы белән Мамадыш районының Иске Завод авылыннан.  Сугыш башланганда аңар 12 яшь тулган була ,шул яштән ул колхозларында өлкәннәр белән беррәттән  эшли башлый.

 1951 елда кияүгә чыгып, алты бала тәрбияләп, аякка бастыра. Хәзерге вакытта ул улы белән Урта Нырты авылында яши. Олы яшьтә булуына карамастан, Нурсам апа үз хуҗалыгында сыер асрап, эшләп ятучы.

   Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгының  урынбасары Закирҗанов Р. Р., Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Равилин Р.Р., Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сафаргалиев Р. З. котладылар. Олы Нырты авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International