Набиуллина Хәдичә Вәли кызы 1929 елның 5 гыйнварында Саба районы Олы Шыңар авылында туган.
Вәли абый белән Латыйфа апа гаиләсендә 5 бала – 1 малай, 4 кыз тәгәрәп үсеп киләләр. Ләкин тыныч тормышны бозып сугыш дигән афәт килеп керә. Вәли абзый 1941 елда сугышка чыгып китә, Днепр елгасын кичкән вакытта һәлак була. Хәдичә апа гаиләдә 2 нче бала була. 1937 елда 8 яшьтән укырга керә. Әтисе сугышка киткәч амбарга, әрбә тартып торырга чакырып алалар 12 яшьлек кызны. Авылдан бөтен эшкә ярардай ирләр чыгып китеп бөтен авыр эш шушы кечкенә җилкәләргә, ныгымаган куллы яшь балаларга, карт – корыга кала шул.Нишләсеннәр, амбарга да баралар, башак та җыялар, 5 километрдан симәнә дә ташыйлар. Тора-бара пар ат җигеп сукага да чыгып китә Хәдичә апа, ул сукалый, башкалар тырмалап бара. “Безнең арттан Гариф абзый тубал тотып чәчеп бара иде. Чабата җайсыз булгач салып ташлыйм да, носки белән йөрим, әни сүгә иде”, - дип искә ала ул. Аннары “сложный”да да эшләгәннәр, көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар шунда тырышып хезмәт куйганнар. “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70 еллыкларына юбилей медальләре бирелә. Хәдичә апа 1947 елда шушы авыл егете Хөрмәтулла абый белән тормыш корып җибәрә, 7 бала үстерәләр, 15 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Хөрмәтулла абый Бөек Ватан сугышында катнашып исән – сау әйләнеп кайта, 1981 елда вафат була. Хәдичә апа 21 ел мәктәптә техничка булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында кече улы Алмаз килене Рушания белән төп йортта гомер кичерә.