Яңа ел әкияте

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

7 гыйнвар көнне «Сабантуй "балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында «Яңа ел әкияте» дип аталган костюмлаштырылган тамаша булды. Ярышлар программасында төрле образлар һәм персонажлар тәкъдим ителгән иде.Катнашучылар атка атланып киртәләрне тиз арада җиңеп кенә калмыйча, атлар образлары белән дә гаҗәпләндерергә тиеш иделәр. Алар парлап ярыштылар: беренче катнашучы атта маршрут үтә, икенче катнашучы җәяү йөри.

Ярыш нәтиҗәләре:

1 урын -Бәйрәмова Наталья һәм Карымова Динә;

2 урын - Ахметвалиев Айрат һәм Ашериев Ирик;

3 урын - ХАйбиев Әнис һәм Шәйхетдинова Мәрьям.

Барлык катнашучыларга да грамоталар, истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Тамашага аниматорлар чакырылган иде. Алар тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар өчен күңел ачу тамашасы оештырдылар. Шулай ук чара программасына кунаклар өчен чәй эчү һәм атларда шуу дә кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International