ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 2 нче февралендә Саба шәһәр тибындагы бистәсендә авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары булып узды.

Әлеге бәйгедә районыбызның 5 психологы көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ООО "Курсабаш" җәмгыятендә еллык отчет җыелышы үтте.

2019 нчы елның гыйнвар аеннан Район үзәк китапханәсе китап укучыларына "Китапханә тормышы" дип исемләнгән газета чыгаруны башлап җибәрде.

2018 елда башкарылган эшләр күләме 35 ,737 млн. сум тәшкил итте.

Уртача исемлек саны 17 кеше.

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гараев  җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән  еллык эшчәнлеккә йомгак ясау  максатында һәм җыенга эзерлек йөзеннән  кинэшмэ үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль  хезмәткәрләре  ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча эш алып баралар. Технология-яшьлек, узган тормыш хатирәләрен искә тошереп һәм фотосурәтләрне карау. Мондый алым өлкән гражданинның тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра. Истәлекләр өлкәннәргә шатлык хисе, рәхәтлек бирә бу вакытта.

 

2019 елның 30 январь көнне Тимершык авыл җирлегенең 2018 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиев халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында полиция капитаны, участок вәкаләтлесе Марат Мурсалим улы Гатин, ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы, ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фарида Шавкат кызы, пенсия өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр турындагы чыгышы, ТР буенча Радио-телевидиния тапшырулары тапшыручы үзәкнең Шәмәрдән цехы җитәкчесе  Хазиев Айрат Шаһимулла улы, “Татэнергосбыт” һәм “Бердәм санау үзәге”(единый расчетный центр)  оешмасы җитәкчесе  Рафиль Хакимҗан улы Галимҗановның электрон түләүләр турында, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы эшмәкәрлек үсеше һәм дәүләт ярдәме турында чыгышлар ясадылар. Соңыннан җирлекнең актив гражданнарын бүләкләү тантанасы булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча беренче лига район чемпионаты төгәлләнде. Кибәче егетләре командасы 3 чне урынны яулады. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар теләп калабыз.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

02.02.2019. Юлбат авыл мәдәният йортында, мәдәният йорты, китапханә, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” клуб берләшмәсе белән берлектә Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" дип исемләнгән моңсу комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International