2019 нчы елның 2 нче февралендә Саба шәһәр тибындагы бистәсендә авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары булып узды.
Чемпионатта 10 команда катнашты: "Юлбат», «Арташ», «Явлаштау», «Мишә», «Шекше», «Шәмәрдән», «Шыңар», «Сабабаш», «Саба", " Тимершык. Саба муниципаль районының хоккей буенча чемпионаты нәтиҗәләре буенча 8 команда авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба районы Кубогында катнашу хокукын ала. Саба муниципаль районы чемпионатында 9,10 урын алган командалар Кубок уеннарыннан төшеп калалар.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1.Чемпион-«Сабабаш " командасы;
2. Көмеш призер-«Саба командасы»;
3.Бронза призеры-«Шәмәрдән» командасы/
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез.