Тимершык авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 30 январь көнне Тимершык авыл җирлегенең 2018 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиев халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук халык каршында полиция капитаны, участок вәкаләтлесе Марат Мурсалим улы Гатин, ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы, ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фарида Шавкат кызы, пенсия өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр турындагы чыгышы, ТР буенча Радио-телевидиния тапшырулары тапшыручы үзәкнең Шәмәрдән цехы җитәкчесе  Хазиев Айрат Шаһимулла улы, “Татэнергосбыт” һәм “Бердәм санау үзәге”(единый расчетный центр)  оешмасы җитәкчесе  Рафиль Хакимҗан улы Галимҗановның электрон түләүләр турында, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы эшмәкәрлек үсеше һәм дәүләт ярдәме турында чыгышлар ясадылар. Соңыннан җирлекнең актив гражданнарын бүләкләү тантанасы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International