ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

02.02.2019. Юлбат авыл мәдәният йортында, мәдәният йорты, китапханә, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” клуб берләшмәсе белән берлектә Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" дип исемләнгән моңсу комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.

2 февраль конне Олы Нырты мэдэният йортында Сэрдэ авылы узэшчэннэренен « Жырлап –колеп яшик» дип исемлэнгэн театральлэштерелгэн тамашасы курсэтелде.. Матур жырлар, кызыклы скетчлар , дэртле биюлэр тамашачылар кунеленэ хуш килде. Эчтэлекле хэм узенчэлекле итеп тозелгэн программаны карап, авыл халкы рэхэтлэнеп ял итте, Аларга ижади унышлар телэделэр.
 

Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча (конвертлы түләү системасы, эш бирүче хезмәткәрләре белән хезмәт килешүләре төземичә хезмәт эшчәнлеген алып бару) гражданнар мөрәҗәгать итә ала.

3 февраль көнне Югары ослан районының “Свияга” ату комплексында Республиканың стендлы ату буенча спорт мәктәбе беренчелеге булып узды.

2-3 нче февраль көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон  үзәгендә  Татарстан Республикасының шәхси кубогына  бадминтон буенча ярышлар булып узды.

      Яктылыкны һәркем ярата. Бер сәгать ут сүнеп торса, ике кулсыз калган кебек булабыз. Ә бит шәм яктысында гомер иткән, керосин уты белән тормыш алып барган заманнар да булган. Район үзәге Байлар Сабасында электр энергиясе куллану буенча тарих битләре 1966нчы елдан башлана.  2*6300 кВА көчәнешле беренче подстанция шул вакытта төзелә. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

1 - 3 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәрендә TIMERMAN кышкы спорт төрләре буенча «SNOW FEST-2019» фестивале узды.

Түбән Кама шәһәрендә Республикакүләм әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” конкурсы үтте

Тэги: Мәгариф идарәсе

ООО СХП "Шытсу" җәмгыятендә еллык отчет җыелышы үтте.

2019 елның 25 гыйнварында, Россиянең истәлекле көне – Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, балалар тәрбиячеләре Дәүләтгараева Г.З. белән "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" на, блокадада булган Ленингрдта яшәгән Исхаков Ринат Сандык улын котларга бардылар.

Ринат абый сугыш башланганда бөтенләй бала була. Сугышның 79 нчы көнендә Ленинград тирәсендәге дошман боҗрасы бикләнгән көннән соң 900 көн һәм төн дәвам итәр дип, анда яшәүчеләрнең берсе дә уйламаган. Гитлер командованиесе планнары буенча Ленинград шәһәре җир йөзеннән юк булырга тиеш була, әмма ул исән кала.

Балалар Ринат абыйның шигырьләрен сөйләделәр, үз куллары белән ясаган бүләк тапшырдылар һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр башкарган батырлыклары өчен блокадникка рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International