Түбән Кама шәһәрендә Республикакүләм әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” конкурсы үтте. Саба районы данын Олы Кибәче урта мәктәбе әти-әниләр комитеты яклап, призёр дипломына ия булдылар. Конкурс нигезләмәсе буенча жюри игътибарына визит карточкасы, проект эше тәкъдим иттелде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгытуда киләчәктә дә уңышлар телибез!