Яшь патриотлар

2026 елның 8 мае, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриот ик хисләр тәрбияләү эше мәктәпкәчә белеем бирү учреждениесе эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Педагоглар һәм ата – аналарның бурычы-мөмкин кадәр иртәрәк ил казанышлары өчен горурлык хисе, армиягә мәхәббәт һәм хөрмәт, сугышчыларның батырлыгы өчен горурлык хисе формалаштыру. Сабаның 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Зарничка»хәрби-патриотик конкурсында катнаштылар. «Танкистлар» отряды уенбарышында строй да хәрәкәт итү  күнекмәләрен күрсәтте, хәрби-спорт уенында катнашты. Отряд «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International