Яктылыкны һәркем ярата. Бер сәгать ут сүнеп торса, ике кулсыз калган кебек булабыз. Ә бит шәм яктысында гомер иткән, керосин уты белән тормыш алып барган заманнар да булган. Район үзәге Байлар Сабасында электр энергиясе куллану буенча тарих битләре 1966нчы елдан башлана. 2*6300 кВА көчәнешле беренче подстанция шул вакытта төзелә. Беренче энергетиклар рәтенә исә Баһрам Әһлиуллин, Муфайдар Шәйдуллин, Рәшит Гомәров, Хәмит Мөхәммәтшин, Мидхәт Нигъмәтуллин һәм Наилә Сәгыйтова керә. 1970нче елның 15нче январе исә Саба район электр челтәренең туган көне, аның беренче җитәкчесе Якупов Шөгаеп Габдуллатыйп улы була. 1998нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр оешма белән Илгиз Ислам улы Талипов җитәкчелек итә. Коллектив үз эченә 67 кешене берләштерә. Алар карамагында 430 транформатор пункты, 6 подстанция, 509 км. озынлыкта югары, 539 км. түбән вольтлы электр үткәргечләр линиясе исәпләнә, моннан тыш 10200 физик һәм 539 юридик затка хезмәт күрсәтелә.
Тормышыбызда утлар якты булып һәм озак итеп янсын, район электр челтәре хезмәткәрләре исә бу өлкәдә үз көчләрен кызганмыйча һәм зур уңышларга ирешеп эшләсеннәр дигән теләктә калабыз.