1 - 3 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәрендә TIMERMAN кышкы спорт төрләре буенча «SNOW FEST-2019» фестивале узды.

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

1 - 3 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәрендә TIMERMAN кышкы спорт төрләре буенча «SNOW FEST-2019» фестивале узды. Өч көн дәвамында спортчылар төрле дисциплиналарда ярыштылар: сноуборд һәм чаңгыларыннан тиз йөрешле шуулар, чаңгыда тау менү, биатлон, чаңгы марафоны 50 км, 30 км, 15 км, 7,5 км һәм 2 км ераклыкларга.

Чаңгы марафонында Саба районы спортчысы Руслан Миннегулов абсолют җиңүче булды.

Шулай ук башка дистанцияләрдә дә безнең район спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

30 километр дистанциядә «ир-атлар»:

2 урын: Хузин Рамил, вакыты:1: 29.08 (Байлар Сабасы).

Хатын:

15 километр дистанциядә «хатын-кызлар»:

2 урын: Хабирова Сабина, вакыты: 55: 03.81 (Байлар Сабасы);

7,5 километр дистанциядә «ир-атлар»:

1 урын: Галиев Даниль, вакыты: 20: 36.68 (Байлар Сабасы);

2 урын: Вайисов Улугбек, вакыты: 21: 06.79 (Шәмәрдән));

2 километр дистанциядә «ир-атлар»:

3 урын: Хәбибуллин Илдус, (Байлар Сабасы).

 Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International