2-3 нче февраль көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының шәхси кубогына бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышта барлыгы Казан, Яр Чаллы, Алексеевск, Буа, Чистай, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Аксубай, Кукмара, Әлки, Тукай, Әтнә, Баулы, Югары Ослан, Теләче районнарыннан 250 спортчы көч сынашты.
Ялгыз, парлы һәм катнаш уеннарда ике категориядә - 2004 нче елгы һәм аннан зурраклар, 2005 нче елгы һәм аннан кечерәк төркемнәрдә иң көчле спортчылар билгеләнде.
Ялгыз ир-атлар категориясендә (2005 нче елгы һәм аннан кечерәкләр) 3 нче урынны “Сабантуй” спорт мәтәбенә йөрүче Хазиев Исмал алды.
Парлы ир-атлар категориясендә (2005 нче елгы һәм аннан кечерәкләр)
Хазиев Исмал/Галиханов Нияз – Саба районы/ Кама Тамагы районы - 2 нче урынга лаек булдылар.
Катнаш уенда (2005 нче елгы һәм аннан кечерәкләр) Хазиев Исмал/Андреева Валерия – Саба районы/ Казан шәһәре 2 нче урынга чыктылар.
Ибраһимов Нияз (“Сабантуй” спорт мәктәбе) папрлы категориядә беренче сигезлеккә керде. Ямалиева Лилия һәм Мөхәмәтшина Ләйлә (“Сабантуй” спорт мәктәбе) парлы хатын-кызлар категориясендә шулай ук беренче сигезлеккә керделәр.