3 февраль көнне Югары ослан районының “Свияга” ату комплексында Республиканың стендлы ату буенча спорт мәктәбе беренчелеге булып узды.
Әлеге ярышты барлыгы йөздән артык спортсмен трап һәм скит категориясендә көч сынаштылар. Барлык катнашучы да 25 мишеннән торган ике серия атты, уңышлы атканнары финалга чыкты.
“Скит” күнегүендә хатын-кызлар арасында “Сабантуй” балалар һәм яшьүсмерләр мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина өченче урынга лаек булды.