Югары Симет авыл җирлегенең торак пунктларында юллар кардан чистартылды. Югары Симет авыл җирлеге.
Балтач "Дулкын" йөзү бассейнында мәгариф ветераны Юныс Хәди улы Закиров истәлегенә багышланган гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында йөзү буенча районара ярыш булып узды.
ООО СХП "Юлбат" җәмгыятендә еллык отчет җыелышы үтте.
Бүген, 5нчы февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы белән бергәләп авылларда оешкан клуб берләшмәләренең, "Ак калфак"җирле оешмаларының эшчәнлеге белән таныштылар.
Сез автомобиль яки мотоцикл сатып алдыгыз? Яки, киресенчә, сатасыз – РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сезгә документлар белән ярдәм итәчәк. Исәптән төшерү, учетка кую яки теркәү мәгълүматларын үзгәртү – боларның барысын да интернет аша эшләү җиңелрәк. Элек транспорт хуҗалары ЮХИДИ бүлегендә кулдан гариза тутырган, чират көткән булса, хәзер барысы да җиңелрәк: үзегезгә унайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутырасыз, датасын һәм вакытын сайлыйсыз, һәм чиратта көтәргә туры килмәячәк. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, сез дәүләт пошлинасы өчен 30% ташлама алачаксыз. Югарыда күрсәтелгән дәүләт хезмәтен алу өчен, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т. п., Тынычлык ур., 22 нче йорт адресы буенча урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенэ килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон +7(84362)-2-27-47.
2019 нчы елның 05 нче февралендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, суд приставы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Олы Шыңар, Югары Симет авыл җирлеге башлыклары катнашты.
2019 нчы елның 2 нче февралендә Саба шәһәр тибындагы бистәсендә авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары булып узды.
ООО "Курсабаш" җәмгыятендә еллык отчет җыелышы үтте.