Явлаштау авыл җирлеге гражданнары җыелышында үткән елга нәтиҗә ясалды, киләчәккә үсеш юллары билгеләнде
2019 нчы елның 4 нче февралендә Эзмә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шайхетдинов халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук халык каршында участок инспекторы Ф.Р.Мөбәрәков, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин А.Р., ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.Ш., Шәмәрдән радиотелевизион тапшыручы үзәге идарәсе начальнигы Хазиев А.Ш., Федераль налог хезмэтенен 10 нчы номер районара инспекциясенен налог тулэучелэрне исэпкэ алу булеге начальнигы Нигматзянов Ф.Ф.,Татэнергосбыт оешмасынын клиентларга хезмэт курсэту офисынын инженеры Хабибрахманова М.М., Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов И.И. чыгыш ясадылар. Гражданнарны борчыган сорауларга район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов жавап бирде. Җыенга Эзмә мәдәният йорты, Пүкәл авыл клубы, Эзмә урта мәктәбе, ИП Зарипов, КФХ Ахметов, ИП Мавлетов, ООО "Сабылен" тарафыннан күргәзмә эзерлэнгән иде. Ахырдан тантаналы рәвештә Мубараковлар гаиләсенә Ана капиталы таныклыгы тапшырылды.
Кадрлар белән тәэмин итү, икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү һәм илнең тотрыклы демократик үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру максатларында «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (алга таба-Система) «вакансияләр»блогы барлыкка килде.
6 февраля в Районном Доме Культуры состоялся очередной театрализованное представление «Диляфруз зайдя за дастарханом, то есть поцелуй любви».
6 февраль көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә “Әдәби кунакханә” клубы үз эшен башлап җибәрде. Тәүге, әдәбият, шигърият нуры белән сугарылган очрашу “Тулпар” кафесы залында үткәрелде.
1 февраль көнне Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сатыш командасы алды.Иң яхшы капкачы номинациясендә Гыйльметдинов Динар- Сатыш командасы бүләкләнде. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! Шулай ук Сатыш авыл җирлеге спортчылары Сафин И. А. истәлегенә багышланган "Көрәш" ярышында катнаштылар. 65 кг кадәр үлчәүдә Гараев Фәнис (Мамалай) 2 урын яулады.
1 - 2 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган, 2001-2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Иске Икшермә авыл җирлегендә 90-яшьлек юбилейларын Гилметдинова Бибиниса апа белән Саетгараева Миннегөл апа билгеләп үтте. Юбилярларны Саба муниципаль районы аппаратының башлыгы Кәримов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хузин Марсель Мәгфур улы, КФХ “Мухаметшин З.З.” җитәкчесе Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннат улы, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Нияз Наил улы тәбрикләделәр.
5 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында эшче һөнәрләр елына багышлап “Күңелле ял итәбез” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде
Сәнгать дәвалый, кешеләр моны беләләр күп мең еллар элек. Шулай ук бәхәссез фактларга бәйле сәнгать, иҗат һәм креативлык өзлексез бәйләнгән, ә безнең үзгәрә торган дөньяда яшәү күпкә җиңелрәк иҗади кешегә.
Хәзерге заман психология һәм геронтология арсеналында өлкән кешеләр белән эшләү өчен ысуллар бик күп түгел. Безнең интернатта киң таралган алымнарның берсе – китапханә теерапиясе. Анда безнең әби-бабайлар бик теләп йөри.