1 - 2 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган, 2001-2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

1 - 2 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә багышланган, 2001-2002 елгы егетләр арасында көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды. Бу ярышларда Россиянең 12 регионыннан-Татарстан Республикасы, Башкортстан, Мордовия, Ханты-Манси автономияле округыннан, Ульяновсктан 140 спортчы катнашты.

 Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр бер алтын, ике көмеш, бер бронза медаль яуладылар.

1 урын-Каюмов Нияз 55 кг авырлык категориясендә;

2 урын-Зарипов Ирек 65 кг авырлык категориясендә;

2 урын-Николаев Ренат 90 кг авырлык категориясендә;

3 урын-Хәлиуллин Илназ 55 кг авырлык категориясендә.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International