“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты” дәүләт казна учреждениесендә “ Яңа ел тамашасы”

2025 елның 26 декабре, җомга

     2025 нче елның 26 нчы декабрь көнне безнең балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте.

     Аннан соң Яңа ел иртәсе үткәрелде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Бәйрәмебездә Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, Саба районы опека оешмасы җитәкчесе Фазылова Резеда Рөстәм кызы һәм Казан шәһәреннән килгән хәйриячеләребез кунак булды. Алар балаларны кыш бабай күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

     Чара бик күңелле узды. Барысы да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International