Йөзү буенча районара ярыш

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

      Балтач "Дулкын" йөзү бассейнында мәгариф ветераны Юныс Хәди улы Закиров истәлегенә багышланган гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре арасында йөзү буенча районара ярыш булып узды.

Әлеге ярышта катнашкан Саба гимназиясе командасы яхшы нәтиҗәләргә иреште:

1) 50 метрга йөзүдә:

- Рафикова Динә - 1 урын;

- Галиев Адель - 4 урын;

- Мөбәрәкова Рената - 1 урын;

2) 100 метрга йөзүдә:

 - Рафиков Әмир - 1 урын;

3) мәгариф хезмәткәрләре арасында ирекле стиль белән 2х50 метрга йөзүдә:

- Кәримов И.И, Галиева Н.А. - 2 урын.

Команда җитәкчесе-Әхтәмов А. Н..

Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International