Автомобильләрне РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша чиратсыз теркәргә мөмкин (gosuslugi.ru)

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

   Сез автомобиль яки мотоцикл сатып алдыгыз? Яки, киресенчә, сатасыз – РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сезгә документлар белән ярдәм итәчәк. Исәптән төшерү, учетка кую яки теркәү мәгълүматларын үзгәртү – боларның барысын да интернет аша эшләү җиңелрәк. Элек транспорт хуҗалары ЮХИДИ бүлегендә кулдан гариза тутырган, чират көткән булса, хәзер барысы да җиңелрәк: үзегезгә унайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутырасыз, датасын һәм вакытын сайлыйсыз,  һәм чиратта  көтәргә туры килмәячәк. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, сез дәүләт пошлинасы өчен 30% ташлама алачаксыз. Югарыда күрсәтелгән дәүләт хезмәтен алу өчен, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т. п., Тынычлык ур., 22 нче йорт адресы буенча урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенэ килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон +7(84362)-2-27-47.

Тэги: ЮХИДИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International