8нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Эзмә авыл клубында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы җырлар, биюләр, миниатюралар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны чын куңелдән көчле алкышлар белән карадылар.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында балаларны кече яшьтән әйләнә-тирәне танып белүгә, кызыксынучанлыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Полидрон “Магнитлы блоклар 3D” белән уйнау дәверендә балалар магнитның сыйфаты белән танышалар
7 март көнне , «Нарат” спорткомплексы коллективы Ф.Бүләковның" GO! Баламишкин" пьесасы буенча спектакль куйды
6 март көнне Тимершык мәдәният йорты, Миңгәр, Сабай авыл клублары һәм үзешчәннәр “Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында” конөерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Конөерт барышында бик күп матур сүзләр әйтелде, җырлар җырланды һәм биюләр күрсәтелде. Әби - бабайлар артистларның һәр чыгышын зур кызыксыну белән карадылар һәм алкышларга күмделәр. Шулай ук барлык хатын - кызларны якынлашып килүче бәрәмнәр белән тәбрик иттек.
2019 елның 6 мартында Килдебәк авыл мәдәният йортында, якынлашып килүче бәйрәмнәр уңаеннан, "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр әзерләгән концерт булып узды.
7 нче март көнне Көек авылында “Биибез дә, уйныбыз, бергә-бергә җырлыйбыз” дип исемләнгән Саба муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә иҗат отчет концерты булып узды, катнашучылар: “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”, автоном коммерцияле булмаган “Балкыш”-(Сияние) тернәләндерү үзәге, Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты, “Тургай социаль приюты” һәм “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты” коллективлары. Концерт бик эчтэлекле һәм матур булды.
8 март көнне район мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Концерт программасы барлык катнашучыларга бик күп якты, нәфис һәм якты тәэсирләр һәм хисләр китерде. Тамашачылар залы һәм тамашачыларның һәм артистларның уртак шат мөнәсәбәтләре атмосферасы-бу чараның нәтиҗәсе әнә шул.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында балаларны кече яшьтән әйләнә-тирәне танып белүгә, кызыксынучанлыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Полидрон “Магнитлы блоклар 3D” белән уйнау дәверендә балалар магнитның сыйфаты белән танышалар. Сары төстәге кисәкләрнең бары зәңгәр төс белән тоташуына төшенеп күп төрле транспорт, корылмалар, уенчыклар төзиләр. Магнитлы блоклар белән уйнау балаларда игътибарлылыкны арттыра, тоемлау, иҗади фикерләү, үзара аңлашып, аралашып эшләү сәләтен үстерә.
Саба районында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе уздырылды. Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Гаязов Марат Мидхәт улы транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кызларны туктатты һәм лалә чәчәкләре бәйләмен бүләк итте. ЮХИДИ хезмәткәре автоледиларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котлады, гүзәл затларга сәламәтлек, мәхәббәт һәм матурлык теләде.
2019 елның 6 мартында ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә "Җәяүле кичүе!" профилактик акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты - яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны пропагандалау һәм җәяүлеләр юл аша чыгу урыннарында игътибарны арттыру. Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре яктылык кайтаручы элементлар турында белешмәлекләр тараттылар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән әңгәмәләр уздырганда, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда аеруча игътибарлы булырга кирәк дигән өндәмә белән мөрәҗәгать иттеләр.