Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбз!
Иң матур бәйрәмнәрнең берсе яз башына туры килә, җир җанлана, табигать уяна һәм якты кояш нурлары астында беренче чәчәкләр төшә.
Бу көн барыбыз өчен дә мәхәббәт һәм матурлык символына әверелде. Әниләр, хатыннар, кызлар – тормышта иң яраткан һәм кадерле кешеләр. Мәңгелек кешелек кыйммәтләре Сезнең белән аерылгысыз бәйләнгән: Мәхәббәт, Гаилә, балалар, туган йорт - бу дөньяда иң кадерле нәрсәләр. Сезнең көндәлек кайгыртулар нәтиҗәсендә безнең йортларда бик җылы һәм уңайлы, балалар акыллы һәм сәламәт булып үсә, ир-атлар үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итә.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек булсын. Сезне яратучылар һәм яратучыларыгыз яманлыклардан сакласыннар, бернәрсә дә хатын-кыз бәхетен алып китмәсен. Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң изге теләкләр телибез!
Хатын-кызлар авыл-җирлеге тормышында моһим урын алып торалар. Алар торле өлкәләрдә үзләре башкара торган хезмәтнең остасы дәрәҗәсенә ирештеләр. Бүген мәктәптә, балалар бакчаларында әниләр, әбиләр балаларыннан, оныкларыннан котлаулар кабул иттеләр. Бер торкем яш әниләр иртәгә район бәйрәм чараларында катнашалар.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Туктар бистәсендә урнашкан "Югары технологияле роботлаштырылган 210 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы" объектында төзелеш эшләре дәвам ителә.
"Саба" ҖЧҖ хуҗалыгында, бр. Кибәчи, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хасаншин җитәкчелегендә, 2019 елның 2 аенда терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашты. Киңәшмә хуҗалыкның сөт комплексы белән танышудан дәвам итте.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 8 март уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.
6 март конне көнне Шәмәрдән мәдәният йорты спорт залында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. ” Мичән” командасы чемпионат барышында барлык уеннарда да актив катнашты.
Кичә Саба районының хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты тәмамланды. (Шәмәрдән зонасы)
Автоном коммерцияле булмаган “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Әхмәтова тарафыннан “Тылсымлы фоамиран” исеме астында дәресләр үткәрелде.
6нчы март көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр һәм "Сөембикә" клуб берләшмәсе Сатыш авыл китапханәчесе Билалова И.Н. мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырган "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар.
6нчы март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты белән берлектә китапханәче Котдусова Н.Ш. "Дәү әни һәм онык" - әдәби-музыкаль бәйге уздырдылар.