6нчы март көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты белән берлектә китапханәче Котдусова Н.Ш. "Дәү әни һәм онык" - әдәби-музыкаль бәйге уздырдылар. Чарада Дәү әниләр оныклары белән төрледән-төрле биремнәрне үтәп,матур җырлар, шигырьләр башкардылар. Чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр, "Сөембикә" клуб берләшмәсе дә катнашты. Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы авыл халкына теләкләрен җиткереп,якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.