Хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча  Саба районы чемпионаты. (Шәмәрдән зонасы)

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Саба районының хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре  хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты тәмамланды.  (Шәмәрдән зонасы).

Бүләкләү тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н.  һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Вәлиев Ф. Т. да катнашты. 
Ярыш нәтиҗәләре:
Иң яхшы уенчы номинациясе:
Скворцова Татьяна (ХПП);
Шәрәфиева Алсу (ШЛПУМГ); 
Башарова Снежана (Яшьлек); 
1 урын - ШЛПУМГ командасы; 
2 урын - Яшьлек командасы;
3 урын - ХПП командасы.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Шулай ук Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме алдыннан Чемпионатта катнашучыларның барысына да чәчәкләр бүләк ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International