"Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6нчы март көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр һәм "Сөембикә" клуб берләшмәсе Сатыш авыл китапханәчесе Билалова И.Н. мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырган "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар. Әлеге чараның төп максаты -халыкны китап укуга җәлеп итү.Катнашучыларның төп максаты булып әсәрне язган авторны тану һәм әсәрнең исемен әйтү. Шулай ук әсәр эченә яшерелгән һөнәр турында мәгълүмат бирелде,кыскача сөйләп үтелде. Кеше тормышында һөнәрнең мөһим роль уйнавы искәртелде.Спектакльдән өзекләр сәхнәләштерелеп,җырлар белән үрелеп барды.Чара ахырында Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы  катнашучыларга үз фикерләрен, рәхмәт сүзләре әйтеп һәм катнашучыларга,лаеклы ялга чыккан китапханәче Резеда ханымга истәлекле бүләкләр тапшырып тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International