“Җәяүлеләр кичүе” профилактик акциясе

2019 елның 8 марты, җомга

   2019 елның 6 мартында ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә "Җәяүле кичүе!" профилактик акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты - яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны пропагандалау һәм җәяүлеләр юл аша чыгу урыннарында игътибарны арттыру. Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре яктылык кайтаручы элементлар турында белешмәлекләр тараттылар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән әңгәмәләр уздырганда, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда аеруча игътибарлы булырга кирәк дигән өндәмә белән мөрәҗәгать иттеләр.

Тэги: ЮХИДИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International